Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләренә дипломнар тапшырылды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад Министрлыгының актлар залында Россия өчен уникаль булган "Социаль проектлаштыру һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Артемьев Идарәсенең һәм башкалар катнашты.

Уку йомгаклары буенча 4 социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма Реестрга керү өчен заявкалар тапшырган һәм тагын 8 оешмага эшен таләпләргә туры килерлек итеп эшләп бетерергә һәм киләсе елда документлар тапшырырга тәкъдим ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International