1-2 ноябрьдә Казанда хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Дәүләт Думасының Комитеты һәм Татарстан Республикасы социаль сәясәт буенча Дәүләт Советының “2025 елга кадәр Россия Федерациясенең өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләрендә стратегиясен гамәлгә ашыру” Турында утырышы узачак.
Делегация әгъзалары "Өченче буын университеты"ның дәресләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны укыту эше белән танышачак.
Утырыш кысаларында түбәндәге чаралар оештырылачак: матбугат конференциясе, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл, Парламент үзәге буенча экскурсия.