Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга эшкуарлык эшчәнлеген оештыруга бер мәртәбә түләнә торган финанс ярдәме бирү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.
Биш кандидат үзләренең бизнес-планнарын түбәндәге юнәлешләр буенча яклады: : ваклап сату, техник хезмәт күрсәтү һәм автотранспорт чараларын ремонтлау, киемнәр һәм текстиль әйберләр ремонтлау, картриджлау тутыру һәм оргтехника ремонтлау.
Эшкуарлык эшчәнлеге буенча теркәү узу өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелгән.