Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре туган якны өйрәнү музеенда чара үткәрде.
"Безнең районда бу фаҗигале вакыйга белән бәйле 22 кеше яши", - дип сөйли социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Әхмәтшина.
Бер минутлык тынлык белән катнашучылар сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар.
Барлык катнашучылар да сәяси репрессия корбаннары мемориалында чәчәкләр салдылар.