Татарстан Республикасы җирлегендә эшчәнлек алыр баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2018 нче елга производство календаре эшләнде. Календарьдә ай, кварталлар һәм тулаем 2018 нче елга 40, 39, 36, 35 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.
Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2018 нче елда 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы белән исәпләгәндә 243 эш көне булачак, шул исәптән эш вакыты бер сәгатькә кимегән 9 кыскартылган эш көне көтелә (22нче февраль, 7нче март, 28 нче апрель, 8 нче май, 9 һәм 14 нче июнь, 20 һәм 29нчы август, 29нчы декабрь). Ял көне исә 122 көнгә исәпләнә, шул исәптән 18 ял көне һәм өстәмә 2 ял көне (9 нче март һәм 2 нче май).
Производство календаре һәм эш вакыты аңлатмасы белән Министрлык сайтында “Производство календаре” дигән бүлектә яки әлеге сылтама аша узып танышырга мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/proizvodstvenniy-kalendar.htm?pub_id=1156014