Хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып барган Азнакай районы «Изыскатель» ҖЧҖ 238 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, Казан шәһәре «КапиталСтройИнвест» ҖЧҖ 152,3 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакы бурычын түләде.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International