2018 елның 25 гыйнварында Казан шәһәре Совет районы буенча эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада 5 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак. Алар арасында «Таттелеком» ҖАҖ, «ИКЕА ДОМ» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Казан ипподромы» Идарәсе.
Дәгъва кылучыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: телемаркетинг бүлеге операторы, пешекче, менеджер, балта остасы, штукатур, слесарь, электромонтер, участковый, һ.б.
Чара 9.00 сәгатьтә Казан ш., Журналистлар ур., 13а адресы буенча башлана. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.