Хәерле юл сезгә, волонтёрлар!

2018 елның 25 мае, җомга

2018 ел Россия Федерациясендә  Волонтерлар елы дип танылды.  Бүгенге көндә волонтерлык –  ул бөтен дөньяга танылган оешмалары булган,  барлык мохтаҗларга аларның статусына, милләтенә һәм диненә карамыйча ярдәм итәргә омтылган кешеләрдән торган көчле  күмәк хәрәкәт.    

  Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Доброволец» волонтерлык отряды эшли. Аның катнашучылары булып 14 яшьтән алып 18 яшькә хәтле булган балалар тора.

Печищи төп гомуми белем бирү мәктәбендә уку елы бетүгә багышланган тантаналы линейкада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина күп еллар дәвамында төрле яшьләргә патриотик тәрбия бирүче акцияләрдә актив катнашкан, мәктәпне тәмамлаучы –волонтерларга мактау грамоталары тапшырды.

 «Рәхмәт Сезгә, Сезнең ярдәм  безнең өчен бик  мөһим.  Киләчәктә дә сез  актив гражданлык позициясен югалтмассыз һәм  социаль әһәмиятле волонтерлык эшчәнлегендә катнашуны дәвам итәрсез дип ышанып калабыз», - дип мөрәҗәгать итте мәктәпне тәмамлаучы –волонтерларга  җылы котлау сүзләре, киңәшләр   белән   гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International