2018нче елның 27 июлендә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
Ярминкәгә килүчеләр: мәшгульлек үзәгендә булган вакансияләр банкы белән таныша алачак. Эш бирүчеләр белән очрашып әңгәмәдә катнашырга, эшкә урнашу турында килешү төзергә, үзеңнең һөнәри юнәлешеңне белү өчен психолог-профконсультант тест үтәргә мөмкин булачак.
Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Герцен урамы, 86 А йорты
Белешмәләр өчен телефон 32-34-95.