Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 17-18 нче декабрьдә үзәк белгечләре өчен “Янгын сүндерү-техник минимумы” оештырылды.
"Агроком-Сервис" укытучысы Илнар Низамов янгын чыгу сәбәпләре, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары турында сөйләде. Ут белән очрашканда еш барлыкка килә торган хаталарны атады. Аерым игътибарны янгын чыккан очракта беренче балаларны коткарырга кирәген аңлатты.