ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
19 нчы июльдә Татарстаннан бер төркем бала Кырымга ял итәргә җибәрелде. Балалар Севастопольнең Орловка бистәсендә нәкъ диңгез янында урнашкан "Атлантус" сәламәтләндерү лагерендә ял итәчәкләр. 21 көн дәвам итәчәк беренче сменада ял итәргә 184 бала китте, шуларның 62се социаль приютларда тәрбияләнүче балалар, 45 - Казан Суворов училещесында укучылар, 77 се - аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.
Мәскәүдә “Уңайлы интернет” дигән өлкән яшьтәге гражданнар, укытучылар һәм укучылар өчен мәгариф программалары оештыручылар арасында уздырылучы  федераль конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы вәкилләре бу бәйгедә  7 номинациядәге 23 җиңүче арасында 2 беренче урын һәм махсус приз оттылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә 14 нче июльдән 18 нче июльгә чаклы кабул ителгән  мәгълүматка  караганда, узган хисап атнасында  4  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International