ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 11 нче ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Эфир24” мәгълүмати телеканалында баручы “Актуаль сөйләшү” тапшыруында катнашачак. 

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Яр Чаллы шәһәре  прокуратурасы йөкләмәсе буенча «АВАНГАРД» ПСК ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәүлек буе эшли торган “Эфир24”мәгълүмати телеканалында баручы “Төп хәбәрләр” тапшыруы кунагы булды. 
Минзәләдә урнашкан «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Һөнәрләр дөньясында” дигән чара үткәрелгән. 
Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә исәптә торган 30 гаиләгә матди ярдәм бирелгән. Бу гаиләләрдәге әниләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларын ялгызы гына тәрбиялиләр. 

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары буенча хезмәт базарын мониторинглауны дәвам итә. Бу мәгълүмат төбәкләрдәге халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан оешмалар юкка чыгу, хезмәткәрләр штаты кыскару нәтиҗәсендә күзаллана торган эштән азат ителүләр турында бирелгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International