ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында республика законының 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.

Статистик мәгълүматларга караганда, 25 нче ноябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14632 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 180 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% тәшкил итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 19 нчы ноябрьдән алып 25 нче ноябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 120 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 103 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Бүген Химиклар исемендәге мәдәният сараенда шәһәрнең 61 предприятиесе катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган.

28 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы  ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы  республика Советы Пленумы узачак. Чараның рәсми өлеше алдыннан концерт программасы көтелә. Анда “Балкыш” ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. Республиканың ветеран оешмалары торышы турында фильм да күрсәтеләчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советының дүртенче утырышы булып узды. Президиум тарафыннан парламентарийлар хозурына тәкъдим ителгән  сораулар арасында  “27-5 номерлы “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым сорауларны тәртипкә салу турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында”  да сорау   бар иде. Әлеге закон проекты депутатлар тарафыннан икенче һәм өченче укылышта каралды һәм  кабул ителде.

Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк устәл уздырдылар. 

9 нчы декабрьдән 12 нче декабрьгә чаклы Мәскәүдә XVIII нче “Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау-2014” Халыкара махсус күргәзмәсе була. Күргәзмәне Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Шәхси саклану чаралары эшләүчеләр һәм тәэмин итеп торучылар” оешмасы үткәрә.

Бүген министрлыкта Татарстан Республикасы пенсионерлары һәм инвалидлары -  сәяси репрессияләр корбаннары иҗтимагый-гуманитар  оешмасының хисап-сайлау җыелышы узачак.
Шушы көннәрдә "Кама таңнары" приюты тәрбиячеләре С.Биктимерова һәм А.Җамалетдинова  балаларга тәмәке катнашмаларының зыяны турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International