ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Менделеевски халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  

Бөек җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Җиңү урманы” акциясе  оештырылды.
Иртәгә Арчаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздыра. Әлеге чарада 10 предприятие һәм 6 уку йорты вәкилләре катнаша.
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Халыклар дуслыгы йортында вакантлы эш  урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада районның 13 предприятие һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.
Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә "Язгы мәрхәмәт атнасы" кысаларында чаралар уза. Арчаның "Исток надежды" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны "Балыкчы авылы" күңел ачу комплексына экскурсиягә алып барганнар. Яңа Чишмә районы "Забота" үзәгендә "Георгий тасмасы" дигән акция уздырылган.
Әгерҗенең "Наз" приюты белгечләре доброволец акциясенә багышланган берничә чара уздырганнар. "Ласка" приютында бу акциянең беренче көнендә Изге башлангычлар көне үткән.
Бу көнне белгечләр хәрәкәттә тайпылышлары булган балаларга тернәкләндерү җиһазларын тапшырганнар.
Балык Бистәсенең "Доверие-Ышаныч" үзәгендә "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МәрхәмәтлеТатарстан" акциясе кысаларында   өлкәннәргә Георгий тасмалары өләшкәннәр.
Бүген "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати үзәге тарафыннан "Социаль куркыныч төркеменә кергән балалар һәм гаиләләр белән эш оештыру" темасына республикакүләм семинар узган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International