ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30.03.2017 597№ күрсәтмәсе нигезендә 2017 елның 30 мартыннан 24 апреленә кадәр Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының грантларын алуга конкурска гаризалар кабул итү үткәреләчәк.

 

Актив һәм намуслы эш бирүчеләрне бүләкләү максатыннан Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Җаваплы эш бирүче-2016" дип исемләнгән шәһәре конкурсы оештырылды.

 

Ел саен 11 апрель көнендә фашист концлагерьларыннан азат ителү көненә багышланган төрле истәлекле акцияләр оештырыла.

 

Бүген Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган мәгълүмат сәгате оештырылды.

 

11 апрель – Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Нәкъ менә бу көнне, 1945 елда Бухенвальд тоткыннары иреккә чыкты.

 

Приют тәрбиячесе Гөлүсә Бикчантаева “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тегүче һөнәре белән таныштыру дәресе үткәрде. 

 

Бүген Түбән Кама шәһәренең 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрелде.

 

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарын азат итү көне уңаеннан Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар элеккеге концлагерь әсире Тамара Мишанина янына барды.

 

2017 елның 11 апрель көнендә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрде.

 

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә юл-транспорт һәлакатен профилактикалау буенча чаралар үткәрелә.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International