Минзәлә районында “Игътибар визиты” оештырылды

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарын азат итү көне уңаеннан Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар элеккеге концлагерь әсире Тамара Мишанина янына барды.

Тамара Мишанина балаларга куркыныч сугыш еллары, пленга эләгүе, аны ничек итеп совет солдатлары коткаруы турында сөйләде.

Очрашу барышында укучылар ветеранны игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Аннары үз куллары белән эшләнгән бәхет агачын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International