Алабуга интернат-йорты шәһәр өмәләрендә катнаша

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән Алабугада шәһәрне җыештыру буенча икеайлык уза. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Предприятиеләргә якын территорияләрне, паркларны һәм скверларны җыештыруга шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре чыга, алар арасында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар да бар. Шушы көннәрдә алар бергәләп кар тараттылар, кыштан соң җыелган чүп-чарны җыйдылар, учреждениегә якын территориядә коры яфракларны һәм үләннәрне себерделәр.

Өмәләр тирә-юньне чиста итәргә ярдәм итеп кенә калмый, ә интернат-йорт хезмәткәрләрен һәм тәрбияләнүчеләрен аңлы рәвештә үз шәһәрләрендә чисталыкны сакларга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International