Тернәкләндерү үзәкләре белгечләре өчен укыту семинары үткәрелде

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

8 нче апрельдән 15 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге «Тернәкләндерүдә Халыкара эшчәнлек, тормыш эшчәнлеге һәм сәламәтлек чикләүләре классификациясен куллану» программасы буенча укыту семинары оештырды. Чараны 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Резеда Бодрова ярдәме белән үткәрделәр.

Семинарда мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре арасыннан 73 тыңлаучы катнашты. Алар халыкара классификация нигезләре, халыкара классификация ярдәмендә максатны, фаразны һәм тернәкләнү потенциалын билгеләү турында укыту вебинарлары сериясен тыңладылар, шулай ук халыкара классификацияне кечкенә яшьтәге балаларда, шул исәптән иртә ярдәм программаларында куллану мәсьәләсен карадылар.

Семинар кысаларында дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә практик дәресләр үткәрелде. Семинарны медицина фәннәре докторы, Россиянең атказанган табибы Резеда Бодрова алып барды. Ул социаль хезмәтләр алучыларның тормыш эшчәнлеген нормальләштерү максатында социаль тернәкләндерү буенча уртак эш кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International