Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Апрель аенда ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Аңа Министрлыкка караган халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре дә кушылды.

Җиңү көне алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларга Георгий тасмалары таратылды.

Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков «Георгий тасмасы – Җиңү символы» дигән танып белү дәресе үткәрде. Дәрестән соң тәрбияләнүчеләр урамнарга чыгып, авыл халкына Георгий тасмалары тараттылар.

Акция кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Җиңү символын ясау буенча мастер-класс узды. Чарада биш социаль хезмәт алучы катнашты. Һәркем Георгий тасмасыннан оригиналь бизәк ясады.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, «Форпост» үзәге белгечләре һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы да мастер-класс үткәрделәр. Чарада хәзер Татарстанның сәламәтләндерү лагеренда булган Белгород балалары катнашты.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Георгий тасмасын дөрес итеп тагырга өйрәнде. Мәгълүмати өлештән соң белгечләр мастер-класста катнаштылар һәм брошь ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International