Буаның "Гармония" үзәгендә гаилә мөнәсәбәтләрен пропагандалауга багышланган чара узган

2014 елның 4 апреле, җомга
Шушы көннәрдә Буа районы  ЗАГС бүлегендә  гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга багышланган  ачык ишекләр көне уздырылган.  Чарада Буа районы "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе һәм районның мәгариф бүлеге белгечләре катшнашкан.
Чараның төп максаты 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучыларына гаилә турындагы законнарны аңлатудан гыйбарәт булган.
Бу көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Гаилә тәрбиясе стратегиясе" дигән тестлар уздырганнар. Яшүсмерләр бу тест нәтиҗәсендә "Үзегезне нинди ата-ана итеп күзаллыйсыз?", "Балаларыгызны ничек тәрбия кылыр идегез?" дигән  сорауларга җаваплар тапканнар.
Аннан соң укучыларга ЗАГС бинасы буенча экускурсия үткәргәннәр. Аларга әлеге учреждениенең эш үзенчәлекләре турында да бәян иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International