Яр Чаллының "Кояшкай" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар төрле конкурсларда актив катнашып киләләр

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар инде ничәнче тапкыр  үзләренең иҗади һәм сәләтле  булуларын исбатлыйлар. Әлеге үзәктә тернәкләнү узучы балалар төрле конкурсларда актив катнашып, даими рәвештә көчләрен сынап киләләр.  Алар "Алтын куллар" республика сәнгать, кәсеп һәм кулланма-декоратив иҗат  конкурсында, "Иҗат безнең белән янәшә" дигән республика техник иҗат конкурсында, Бөтенрусия рәсем һәм эшләнмәләр конкурсында да катнашканнар.  Эшләрне әзерләүдә балаларга  төп ярдәмне  педагоглары Наталья Савайтан, Ольга Ганихина, Антонина Борисова һәм Екатерина Панова күрсәткәннәр.
Нәтиҗәдә балалар әлеге конкурсларда күп кенә  җиңүләр яулаган. Аларга 1 һәм 3 нче дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Үзәк педагоглары әйтүенчә, мондый конкурсларда катнашу  мөмкинлекләре чикле балаларга  иҗади сәләтләрен  ачарга, яшерен талантларын күрсәтергә, ә ирешелгән нәтиҗәләр комплексларны җиңәргә, үз көчләреңә ышанырга ярдәм итә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International