Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшче һөнәрләрне популярлаштыру кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Шушы көннәрдә Азнакай  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшче һөнәрләрне  популярлаштыру кысаларында "Каенкай" сәламәтләндерү лагерендә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Әлеге чарада 7-15 яшьлек 200 бала катнашкан.
Мәшгульлек үзәге белгечләре күңелле уеннар, конкурслар уздырганнар. Һөнәр сайлаганда кирәкле факторлар турында сөйләгәннәр. Чараның төп өлеше тәмамланганнан соң  күчмә мәшгульлек үзәгендә балалар өчен һөнәрне билгеләүгә тест уздырылган.
Бу чара 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру подпрограммасы кысаларында үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International