Лаеш районында өлкәннәр декадасына йомгак ясыйлар

2014 елның 10 октябре, җомга

Лаеш районында өлкәннәр декадасы район мәдәният йортында узган бәйрәм концерты белән башланып киткән. Әлеге чарада барлыгы 405 кеше катнашкан. Болар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, тол хатыннар, тыл һәм хезмәт ветераннары.

Декада барышында өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы элеккеге укытучылар да игътибарсыз калмаган. Үзләренең тормышын үсеп килүче буынны тәрбияләргә багышлаган әлеге мөхтәрәм һөнәр ияләрен Укытучы көне белән котлаганнар.

Үзәк карамагында булган 60 тан артык мөселман өчен исә Лаешның “Алтын көз”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Корбан Гаетенә багышлап бәйрәм   чаралары оештырган.

Православия динендәге гражданнарга килгәндә, аларны  Урта Девятово авылындагы изге чишмәгә алып барганнар.

Декада “Туган як” дигән акция белән тәмамлана. Аның кысаларында үзәк белгечләре  Лаеш районында туган, хәзерге вакытта Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында өлкәннәр өчен интернат-йортларда яшәүче якташлары янына барып, хәлләрен белешеп кайтканнар. Аларга район башлыгы М.Афанасьев исеменнән азык-төлек җыелмалары да бүләк ителгән.

Кичә исә үзәктә өлкәннәр өчен бушлай хокукый ярдәм көне уздырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International