Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “халык имтиханын” бирде

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Комсомольская правда” газетасы мәйданында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова өчен  “халык имтиханы” уздырылды.

“Имтиханда” министр “Комсомольская правда” газетасы даими укучылары биргән министрлык эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре турында  сорауларына җавап бирде. Газета укучыларын санатор-курорт юлламалары белән тәэмин итү, Бөек Ватан сугышы ветераннары, балалы гаиләләргә һәм халыкның башка категорияләренә социаль яклау чаралары бирү кебек сораулар кызыксындырды. Әңгәмә барышында министр шулай ук Татарстанда хезмәтне саклау өлкәсендә булган  “авырткан нокталар”, производстводагы җәрәхәтләнү очракларын киметү юллары турында сөйләде, бүген хезмәт базарында ихтыяҗ иң  зур булган, кирәкле һөнәрләр турында мәгълүмат  белән бүлеште.

“Халык имтиханы” нәтиҗәләре буенча материал газетаның киләсе саннарының берсендә һәм www.kp.ru. сайтында басылып чыгачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International