"Гаилә" үзәгендә наркоманияне кисәтүгә юнәлдерелгән социаль программалар конкурсына йомгак ясадылар

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  наркоманияне кисәтү һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узган. Чара кысаларында конкурсның төп нәтиҗәләре билгеләнгән, тискәре һәм уңай якларына басым ясалган. 
Барлык җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылган. 1 нче урын өчен - ноутбук, 2 нче урынга - видеокамера, 3 нче урын өчен - фотоаппаратлар тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International