Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 10 кеше зыян күргән

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 1 нче декабрьдән 5 нче дәкабрьгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 1 авыр, 5 үлем белән тәмамланган һәм 3 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлем белән тәмамланган беренче очрак 28 нче ноябрь көнне булган. Казанның Совет районында урнашкан “Водоканал” МУП слесарь-төзекләндерүчесе эш урынында йөрәк өянәгеннән үлеп киткән.

29 нчы ноябрь көнне икенче үлем очрагы теркәлгән. Склад территориясендә Яр Чаллының “НТЗ” ЯАҖнең дәүләт янгын надзоры операторының  гәүдәсе табып алынган. Беренчел мәгълүматка караганда, ул  сәламәтлек какшау сәбәпле   үз үлеме белән үлгән.

Үлемгә китергән өченче бәхетсезлек очрагы Түбән Кама “Престиж” махсус кооперативы хезмәткәре белән булган. Предприятие вахтеры эш урынында үлеп киткән.

2 нче декабрьдә төшке аш вакытында 1 нче участокның Каменный ключ бүлекчәсенең машина-транспорт территориясендәге слесарь цехы бинасында  “Агро-Кама” ҖЧҖ слесаре мәете табып алынган.

Бишенче үлем очрагы 3 нче декабрь көнне Яр Чаллы “Кама балалар медицина үзәге” хезмәткәре белән булган. Учреждениенең слесарь-сантехнигы перинаталь үзәкнең иярчен корпусында авыруларны кабул итү бүлмәсендә  реанимация  чараларын үткәргән чакта үлгән.

Хисап атнасында авыр бәхетсезлек очрагы 29 нчы ноябрь көнне булган.  Волгоград урамындагф “Вика” кафесында булган бәхәсне көйләү  өчен шәхси саклау предприятиесе эипажын чакыртканнар.  Казанның “Гард Эксперсс” ҖЧҖ экипажы җитәкчесе  егылган һәм аягын имгәткән.

Әлеге вакыт эчендә шулай ук 3 төркемле бәхетсезлек очрагы да теркәлгән.  27 нче ноябрь көнне Казан-Тәтеш автоюлында  юл-транспорт һәлакәте  булган. Нәтиҗәдә,  “КВЗ” ААҖ һәм “Россия вертолетлары”  ААҖ хезмәткәрләре җиңел дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

1 нче декабрьдә Фрунзе һәм Горьков  шоссесында икенче юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.  Биредә “Тәтеш урманчысы”  учреждениесе  җитәкчесе урынбасары  үлгән, ә машина йөртүче реанимациядә ята.

Өченче төркемле бәхетсезлек очрагында исә “Зәй шикәре” ҖЧҖ хезмәткәрләре зыян күргән. Кайнар дефекатор люгын ачкан чакта  хезмәткәрләр 2-3нче  дәрәҗәдәге пешкән җәрәхәтләр алганнар.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча тикшерү эшләре бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International