Хезмәт хакы буенча иң күп бурычлар – Лаеш районында

2014 елның 12 декабре, җомга

Татарстан республикасында хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 1 нче декабрьгә 27 миллион 180 меңне тәшкил  итә. Иң күп бурычлар бу датага Лаеш районында күзәтелә. Биредә бурычлы предприятиеләр үз хезмәткәрләренә 14 миллионнан артык  түләми калган. Бурычлар күләме буенча Лаеш районыннан соң Казан шәһәре килә. Монда 6 миллион 606 мең сум бурыч исәпләнә.

Бурычлар шулай ук Мөслим районында бар – 4 миллион 245 мең. Үз хезмәткәрләре белән Яр Чаллы предприятиеләре дә вакытында исәп-хисап ясамаган – биредә эшчеләр алдында нәкъ 2 миллион бурыч саклана.

Татарстанның башка районнарында хезмәт хакы буенча бурычлар күзәтелми.

 Статистика мәгълүматына карасак, Татарстанда бюджет финанславы җитмәү сәбәпле хезмәт хакы түләнмәү очраклары юк. Барлык бурычлар да  предприятиеләрнең үз акчалары булмау сәбәпле җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International