Тукай районы “Шәфкать” үзәгендә район мәктәпләре директорлары катнашында семинар узган

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Тукай районы “Шәфкать”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә районның гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары өчен семинар уздырылган. Үзәк директоры  оешма эшчәнлеге, социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре тормышын җиңеләйтү буенча эш методлары, программалары турында сөйләгән.  Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире ведомствоара учетта торучы гаиләләр белән таныштырган. Үзәк психологы сентор бүлмәсендә эшләүгә дә тукталган.

Чара ахырында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән социаль видеороликлар күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International