Шушы көннәрдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл уздырдылар.
Нәтиҗәдә комиссия 3 оешма белән килешүләр төзеде. Алар эш бирүчеләргә 2015 нче елга инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау өчен документлар бирү турында мәгълүмат җиткергәннәр, шулай ук инвалидларны эшкә алган өчен чыгымнарны каплау турында сөйләгәннәр.
Утырышта шулай 2015 елга 1 яртыеллыгына эш йомгаклары ясалды. Һәр катнашучыга мәгълүмати буклетлар таратылды.