Биектауның "Эмет" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында чара узды

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген Биектауның “Эмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында чара узды.

Акциянең иганәчесе 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт советы депутаты,  ҖЧҖ "Газпром трансгаз Казан" генераль директоры Рәфкать Кантюков булды.

Биектауның “Эмет" үзәге белгечләре һәм район мәгариф бүлеге балалр өчен төрле уеннар, иҗат коллективы чыгышларын оештырдылар.

Булачак укучылар һәм аларның әти-әниләр акцияне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International