Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Аланы бүлегендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Чарада "Татспиртпром", "Түбән Кама ликер-аракы заводы" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы катнашты.
Ярминкәдә 15 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде: азык-төлек продукциясе җитештерүдә линия операторы, инженер-лаборант, сыйфат буенча инженер.
Биредә 6 эш эзләүче катнашты. Аларның барысына да медицина тикшеренүе узар өчен анкеталар тапшырылды.