Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында сату өлкәсендә хезмәт куючы Мамадыш предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтарды.
Шулай итеп, «Мамадыш РайПО» предприятиесе бүгенге көндә 191 хезмәткәренә 227 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.