7-10 сыйныф укучыларын Республика"Киләчәккә билет" иншалар бәйгесендә катнашырга чакыралар

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы янәдән 7-10 сыйныф укучылары арасында Республикакүләм "Киләчәккә билет" дип исемләнгән иншалар конкурсы игълан итте.

Әйтеп узырга кирәк, чара "2014-2020 елларда Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” программасы кысаларында узачак.

Конкурста катнашу өчен гаризалар яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә кабул ителәчәк. Конкурс эшләре түбәндәге формаларда булырга мөмкин: инша, шигырь, рәсем (сүрәт), видеоролик.

1 нче сайлап алу этабы муниципаль дәрәҗәдә 23 нче сентябрьдән 13 нче октябрьгә кадәр уздырылачак. Финал этабы 30 нчы октябрьдә старт алачак һәм 20 нче ноябрьдә тәмамланачак.

"Киләчәккә билет" конкурсы нәтиҗәләре 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча билгеле булачак. Җиңүчеләрнең исемлеген исә министрлыкның рәсми сайтында күзәтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International