Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Джаколло" уены буенча турнир үтте. Әлеге чараны Чистай "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" шәһәр оешмасы оештырды.
Интернат-йорт белгечләре сөйләвенчә, "Джаколло" өстәл уены, ягъни Һолланд бильярды, Россиядә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында әле генә популяр булып килә.
Чистай "Юлдаш" интернат-йорт карамагындагыларга әлеге уен күңелләренә бик хуш килә. Турнирда хатын-кызлар командасыннан Наталья Торсукова, ир-атлар командасыннан исә Антон Капитонов җиңүче дип игълан ителде.
Чара ахырында барлык катшашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.