Инвалидлар декадасы кысаларында Лаеш комплекслы үзәгендә түгәрәк өстәл утырышы узды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарага "Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте" оешмасы әгъзалары чакырылды.

Шулай ук утырышта район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Борһанова, "Алтын көз" үзәге директоры Ольга Башкирова, Лаеш районында РФ Пенсия фонды идаресе башлыгы Ирина Алешина, 25 нче матди түләүләр бүлеге мөдире Елена Прянишникова һәм башкалар катнашты.

Чара барышында җәмгыять активистлары, юбилярлар диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Чара төшке аш белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International