Узган атнада республика эш бирүчеләре 2 710 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 17 нчы гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 149 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 389 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 25 072гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2710 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 189 кеше эшсез дип танылган, шуларның 175е – моңа кадәр хезмәт куйган. 56 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International