Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2016 елның эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективының 2016 елның нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча җыелышы булып узды.

Чарада ТР Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов катнашты.

Төп доклад белән үзәк директоры Минсәгыйть Насертдинов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Әлмәт районында соңгы 15 ел эчендә түбән эшсезлек дәрәҗәсенә ирешеп булды.

Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәләре, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштыру, "Беренче эш урыны" һәм "Яшьләр практикасы" программаларын тормышка ашыру турында сөйләп узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International