Чистай интернат-йортында беренчел профсоюз оешмасының йомгаклау җыелышы узды

2017 елның 3 феврале, җомга

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында беренчел профсоюз оешмасының йомгаклау җыелышы узды. Чарада Чистай дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждение хезмәткәрләренең һөнәр берлеге комитеты рәисе Әнисә Мукминова катнашты.

Җыелыш барышында 2016 елда профсоюз комитетының эш нәтиҗәләре, тикшерү-ревизия комиссиясенең эше турында хисабы каралды.

Җыелышта катнашучылар алдында интернат-йортының профсоюз оешмасы рәисе Елена Мезина чыгыш ясады. Үз чыгышында ул профкомның уңай яклары, яңа бурычлары турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International