Балтач районында ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Балтач җирлегендә яшәүче Нәкыйпова Рәйсә Мөбәрәкша кызына 5 март көнне 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева, “Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы” директоры Фаилә Дәүләтшиналар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Шулай ук, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International