Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ТР Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты һәм ТР Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында Роспотребнадзорның Идарәсе баш белгеч-эксперты белән очрашу узды.
Очрашу барышында "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законы таләпләре, "Аерым төртоварларны сату" кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Алга таба очрашу актив әңгәмә формасында узды. Катнашучыларны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе мәсьәләләре кызыксындырды.