“Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Э.Бакиров исемендәге 1 нче Балалар музыка мәктәбендә концертта булып кайтты.
"Әлеге чара балаларга музыка сәнгате, музыка уен кораллары белән якыннан танышырга өйрәтә. Чара барышында концертны алып баручылар музыка уен коралларының төзелеше һәм барлыкка килүе турында сөйләде”, – дип билгеләп үтте приют җитәкчесе Галина Корбанова.