Узган атнада республика эш бирүчеләре 5125 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 11 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 092 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 213 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,73% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 29 477гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 5125 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 662 кеше эшсез дип танылган, шуларның 60се – моңа кадәр хезмәт куйган. 42 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International