26 май көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада "Татхимфармпрепараты" АҖ, "Тасма" Фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ, "Казанский электромеханический завод" ҖЧҖ, "Идел-Пресс" ҖЧҖ, "Шелвуд" ҖЧҖ, "Тәмле" ҖЧҖ, №16 Шәһәр клиник хастаханәсе, "Ростелеком", "Газжилсервис" ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10.00 сәгатьтә башлана. Казан шәһ., һ. б. Серов ур., 7 (Мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы) адресы буенча узачак.