1 июньдә балаларны яклау көнендә Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар һәм аларның ата-аналары өчен Александров бакчасында "Спортландия" спорт чарасы оештырды.
Әлеге чараның максаты булып сәламәт тормыш рәвешенә чакыру торды.
Катнашучылар спорт бәйгеләрендә һәм конкурсларда катнашты, шигырь укыды, рәсем ясады. Шулай ук бәйрәм барышында дүрт күп балалы гаиләләргә "Новая Кама" газетасына язылу өчен абонементлар тапшырылды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге чара катнашучыларга уңай эмоцияләр бирде.