Халыкара дуслар көнендә Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Волонтер" иреклеләр үзәге активистлары акция үткәрде.
Волонтерлар балаларга кәгазь битләре һәм фломастерлар өләште һәм открыткалар ясарга тәкъдим итте.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның открыткаларында чәчәкләр, курчаклар күрергә мөмкин иде.