“Наз” үзәге белгечләре һөнәри бәйгедә катнашты

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

7 июнь көнне Балтач мәдәният үзәгендә «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйге оештырылды.

Конкурста 15 социаль хезмәткәр катнашты.  Социаль хезмәткәрләр өйдә «Яраткан эшем турында» инша язып килде. Иҗади бәйгедә командалар социаль хезмәткәрләрнең тормышыннан алынган күренешләр  тәкъдим иттеләр. Барлык бәйгедә катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International