Кама Аланында бәйрәм чарасы үткәрелде

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Кама Аланында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Радуга" балалар иҗаты үзәге педагоглары һәм "Алан" яшьләр үзәге белән бергә төрле категория гаиләләреннән 124 бала өчен "Күңелле карусель" дигән бәйрәм чарасы оештырды.

Балалар төп герое Вовка белән бергә гадәти булмаган әкияти сәяхәт кылды. Чара барышында балалар биюләр башкарды, төрле конкурсларда катнашты, спорт уеннары ярышты, асфальтта рәсем ясады.

Бәйрәм ахырында балалар үзләренең теләкләре белән күккә шарлар очырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International