Түбән Кама "Балкыш" приютында Россия көненә багышланган чара узды

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бәйрәм чарасы Россия Көненә багышланган презентацияне караудан башланды.

Оештыручылар тәрбияләнүчеләргә бәйрәмнең тарихы, аны Россия шәһәрләрендә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләде, аннан соң бәйрәм программасы тәкъдим итте. Балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы да оештырылды. Алга таба патриотик җырлар җырладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International