Питрәч эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга эш бирүче белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр

2017 елның 17 июне, шимбә

9 һәм 13 июньдә Питрәч районы эш белән тәэмин итү үзәгендә "МастерПрофи" ҖЧҖ психологлары эшсез гражданнарга һәм мәшгуль булмаган инвалидларга психологик ярдәм күрсәтте.

Чараның төп темасы эш бирүче белән әңгәмәгә багышланды: телефоны аша һәм шәхсән эш бирүче белән. Укулар барышында һәр катнашучының ихтыяҗлары билгеләнде, гражданнарга тест язарга тәкъдим ителде.

Чара ахырында гражданнар мөстәкыйль эш эзләү, резюме төзү күнекмәләренә өйрәнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International