Яр Чаллы “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үз эшендә патриотик һәм экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирә. Шулай итеп, белгечләр Россия Көненә һәм экология елына багышланган рәсем конкурсы оештырды.
Конкурста 3тән 18 яшькә кадәр, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.
Конкурстан соң, балалар өчен экология музеенда чара оештырылды. Биредә конкурста катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.